" Син үз хокукларыңны беләсеңме?
1989 елның 20 ноябрендә Конвенция кабул ителгән көн, Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бала хокуклары турында конвенция - 18 яшькә кадәр булган балаларга карата кешенең барлык хокукларын билгеләүче халыкара документ. Укучылар белән " Син үз хокукларыңны беләсеңме? дигән темага әңгәмә үтте. Укучылар бала хокуклары турында язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты, төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштык, чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.