Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Туган җирем Татарстан

һәр халыкның үзенә кадерле булган туган иле, газиз җире була.Менә шундый соклангыч , югары сәнгатьле, борынгыдан килгән йолалары һәм бәйрәмнәре, зирәк халкы булган ил – ул безнең республикабыз Татарстан. 30 август Татарстан Республикасы көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан "Туган җирем Татарстан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмәдә Татарстаныбызның үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган китап - журналлар урын алды.Балалар белән Татарстан шәһәрләре, районнары, анда яшәгән милләтләр, җөмһүриятебезнең иң истәлекле урыннары: Кремль, Колшәриф мәчете, Болгар шәһәре, музейлары һәм күп кенә истәлекле урыннары кергән викторина сорауларына җаваплар тыңланды, презентация карадык