Икмәк кадере
Байлангар авыл китапханәсендә " Икмәк кадере" дигән темага әңгәмә үтте.Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләребез күп көч куялар. Икмәк иң кадерле, иң изге нәрсәләрнең берсе.Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юк дөньяда . Балаларга " Хезмәтнең тире- ачы, җимеше татлы" дигән әйтем нигезендә икмәкнең валчыгын коймаска, ипине ташлап калдырмаска кирәклеге турында аңлатылды.