" Батырларның даны мәңгелек"
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә " Батырларның даны мәңгелек" исеме астында батырлык сәгате үткәрелде. Укучыларны М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында презентация карадык. Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрендә язылган шигырьләрне укыдык.
11 батырның исемен тарих, халык хәтереннән гасырлар да җуймас. Чөнки Җәлилчеләр батырлыгы ул тиңдәшсез.