" Шигърият чишмәсе"
"Китапстан" проекты кысаларында укучылар белән китапханә иле буйлап дөнья әдәбияты классиклары язган китаплар буенча әдәби квест уены оештырдык. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы " Шигърият чишмәсе" иде. Балалар бу тукталышта шигырь юлларындагы төшеп калган сүзләрне табып, шигырьне матур, сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Икенче тукталышта " Әйтемнәр иле" нә сәяхәт иттек, анда да балалар сынатмады, әйтемнәрне бер тавыштан дәвам иттеләр. "Әкиятләр утравында" да әкият геройларын да бик тиз таптылар. Әсәрнең исемен әйтешкә бердәм язучының язган әсәрләрен санап чыктылар.Бүгенге көнебез мавыктыргыч , кызыклы һәм файдалы үтте.