Дәүләт флагы көне
Һәр ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Дәүләт флагы көне 1994 елда,ул вакытта РФ Президенты вазифасын биләгән Борис Ельцин указы белән расланган. Бәйрәм датасы очраклы сайланмаган 1991 елның 22 августында россиялеләргә таныш булган триколор илнең дәүләт символына әверелә.
Истәлекле дата хөрмәтенә Байлангар авыл китапханәсендә балалар өчен флаг рәсеме ясау буенча дәрес узды .Рәсем ясар алдыннан балаларга россия триколоры төсләрендәге тасмалар һәм флаглар куелды. Флагның килеп чыгышы тарихы һәм төсләрнең мәгънәсе аңлатылды, викторина сорауларына җаваплар тыңланды, илебезнең символлары, халкы, табигый байлыклары буенча төзелде.