"Халкыбызның күңел җәүһәрләре"
17 август балалар белән җәйге "Китапстан" марафоны кысаларында "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән исем астында халык уеннары һәм күңел ачу чарасы үтте. Халкыбызның кызыклы традицияләре, гореф- гадәтләре белән таныштык. Эби- бабайларыбыз уйнаган, бүгенге көндә онытылып барган "Ватык телефон", " Йөзек салыш", "Кульяулык", "Без, без, без идек....", "Буяу сатыш" уеннарын балалар белән рәхәтләнеп уйнадык. Бүгенге очрашуда һәр бала үзенең җитезлеген, тапкырлыгын, зирәклеген, хәрәкәтчәнлеген күрсәтте. Балалар борынгы заманда халыкның ничек яшәгәнлеген, нинди бәйрәмнәр үткәргәннәрен, уеннар уйнаганнарын белделәр.