Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

"Сэламэт тэндэ- сэламэт акыл!"

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш, 1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан китапханэдэ "Сэламэт тэндэ- сэламэт акыл!" дип аталган энгэмэ үткәрелде. Бу чарага авылыбыз фельдшеры Саляхова Рузалия апаны чакырдык.Ул ВИЧ һәм СПИД, аны дәвалау ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләде.Шикәр чире дөньядагы иң киң таралган авырулар арасында дүртенче урында тора. Әлеге мәкерле авырудан (рәсми саннар буенча) Җир шарында 370 миллион кеше интегә. Бу – дөнья халкының 7 проценты дигән сүз.
Үзеңне әлеге чир тырнагыннан ничек сакларга, бу диагноз куелган авыруларга алга таба ничек яшәргә, үзеңне нидән чикләргә? Бу хакта Рузалия апа Саляхова сойлэгэн мэгьлумэтлэрне тынлап уттек.
Чара барышында кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча киңәшләр туплаган китаплар һәм вакытлы матбугат белән дә таныштылар.