Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

" И Туган тел и матур тел"

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 6 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә.
Укучылар өчен " И Туган тел и матур тел" -исеме астында әдәби кичәдә туган телнең әһәмияте, бүгенге көндә үзенең тоткан урыны турында фикерләр алыштык, туган телгә багышланган шигырьләр, күренекле кешеләрнең фикерләрен укып киттек. Шулай ук әлеге кичәгә җыелган укучыларыбыз "Могжизалар кыры" уенында да бик теләп катнаштылар. Туган телгэ багышланган презентация карап уттек.