Бәхетле балачак
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле балачак”дигән уен кичә үтте.
1 июнь - җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез. Кадерле яшь дуслар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар!