ШагыйрәФлераГыйззәтулинага90яшь
Шагыйрә Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында дөньяга килә. Бала чагы сугыш елларына туры килгән. 7 сыйныфны укып бетергәч, колхоз фермасында терлек карый. 16 яшеннән Кемерово якларында шахтада эшли, Ом–Том тимер юлын салыша. Өч ел Украинаның Донбасс төбәгендәге «Калиновка» шахтасында откатчица булып хезмәт итә.
1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайта. 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсе ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, төп хезмәт вазифасыннан аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970–1979 елларда ул, тормыш ихтыяҗларына бәйле рәвештә, гаиләсе белән янәдән читтә – Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши һәм эшли. 1980 елда Казанга кайтып төпләнәләр.
Әдәби иҗат эше белән яшьтән үк кызыксына һәм, каләм тибрәтә башлавына карамастан, Флера Гыйззәтуллина матбугат мәйданында чагыштырмача соң – узган гасырның алтмышынчы елларында гына күренә башлый. Беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басыла. Карабашта яшәгән елларында ул, еш кына Әлмәткә килеп, андагы танылган язучылар – Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Шамил Бикчурин, Мәхмүт Хәсәневләр белән таныша һәм якыннан аралаша, әдәби-иҗат берләшмәләренә йөреп, шигърият серләрен тирәнрәк үзләштерә. Тора-бара аның шигырьләре республика газета-журналларында даими басыла, зур-зур шигырь бәйләмнәре «Беренче карлыгачлар» (1968), «Кешеләр һәм чәчәкләр» (1968), «Юл башы» (1972) кебек күмәк җыентыкларга урнаштырыла, ә 1974 елда Татарстан китап нәшриятында Шәйхи Маннур кереш сүзе белән беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. 1981 елда дөнья күргән "Сәлам хаты" дигән икенче шигырь китабына күренекле шагыйрь Әхсән Баян кереш сүз яза. Флера Гыйззәтуллина – поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә.
#ШагыйрәФлераГыйззәтулинага90яшь
#Байлангаравылкитапханэсе