"Батырларның даны мәңгелек!"
Байлангар авыл китапханәсендә 25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган хәтер сәгате үткәрде,презентация карадык, "Батырларның даны мәңгелек!"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 77 ел тулды.
1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр.
Башлары гильотина пычагы астында салдырылган каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен да кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы.
Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотинасында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...