Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

“Мин кулыма китап алам”

Бүген Саба төбәге Шәмәрдән бистәсе китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” республикакүләм интеллектуаль –әдәби уен үткәрелде. Шушы уенда Кукмара төбәгеннән Байлангар, Манзарас авылы китапханәчеләре Хисматова Венера, Сабирова Фирая, Ядегәр урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Жюри әгъзәләре: Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Татарстанның һәм Рүсиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы –Хатип Йосыф улы Миңнегулов, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанных атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзәсе –Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Тәлгать Самат улы Нәҗмиевнең хәләл җефете Лемара ханым, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире Исмагыйлов Р.Г., Саба китапханәләр системасының  директоры Билалова Л.Р. булдылар.

Уенда 4 команда катнашты: 1. Кукмара, 2. Шәмәрдән лицей укытучылары, 3. Китапханәнең актив укучылары, 4. Саба бистәсенең авыл китапханәчеләре. Уенның сораулары Тәлгать Самат улы Нәҗмиев һәм Фәнис Гатаулла улы Яруллинга багышланган иде. Уен дүрт өлештән торды. Барлык сораулар да бик кызык, бик эчтәлекле иде. Шул сорауларга барлык команда да уңай җавап бирергә тырыштылар. Шушы дүрт команда арасыннан без Кукмара командасы 2 урынга лаек булдык. Безгә бик ошады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, алда да зур уңышлар теләп калабыз.