Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Безнен Муса абый

Байлангар авыл китапханэсендэ Муса Жэлилнен тууына 115 ел унаеннан «Безнен Муса абый» дигэн эдэби кичэ утте. Анын тормыш юлы, шигырьлэре, ижаты,китаплары белэн якыннан таныштык,презентация карадык.Укучыларыбыз - Камалиева Айсылу хэм Ибраева Алинэ анын шигырьлэрен яттан сойлэделэр.Китап кургэзмэсе белэн таныштылар.
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.
10-11 яшьләрендә шигырьләр яза башлый. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.
Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара.
1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында әсирлеккә эләгә. Шагыйрь яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аркасында Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайта. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. «Моабит дәфтәре» циклы дистәләрчә мәртәбә рус, татар телләрендә басылып чыга, башка телләргә тәрҗемә ителә.
Муса Җәлил - Советлар Союзы герое (1956).
1957 елда «Моабит дәфтәре» циклы өчен Ленин бүләге белән бүләкләнә.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый...