Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Әфганстан-Йөрәк ярасы

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп авылдашларым...

Быел 2021 нче елның 15 нче феврале- соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 32 ел булу уңаеннан , 14 февраль көнне Байлангар авылы китапханәсендә, Нормабаш авылы клуб мөдире белән берлектә “Әфанистан-Йөрәк ярасыг” дигән батырлык сәгате үтте.Әфган хәрәкәтләрендә катнашкан Ибраев Рамилне кунакка чакырдык.Ул Әфган сугышында ни өчен Совет солдатлары катнашуын аңлатты.Әфганның табигате,авылларында халыкның яшәеше,таулыклар арасыннан үтүче уңайсыз юллары, ком бураннары турында укучыларга бик матур истә калырлык чыгыш ясады. Кабат сугышлар булмасын, сезгә аяз күк йөзе, күңелле балачак  телим дип укучыларга изге теләкләрен теләде.

“Батырларның даны мәңгелек”дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Әфганистандагы хәрби хәрәкәтләр турында сөйләүче әдәбият һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге «Памяти достойны…», 1979-1989,  Посвещается  воинам - интернационалистам  Кукморского  района РТ» китабы белән якыннан таныштык