“Холокост –кабатланырга тиеш булмаган фаҗига!”, “Ленинград оборонасы һәм блокадасы-Каһарманлык символы”
24 январь көнне Нормабаш авылы клубында Байлангар авыл китапханә мөдире Хисматова Венера белән берлектә Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көне уңаеннан “Холокост –кабатланырга тиеш булмаган фаҗига!”, “Ленинград оборонасы һәм блокадасы-Каһарманлык символы” исемнәре астында Байлангар урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллин Васыйл Минимулла улы Хәтер сәгате үткәрде.
Әлеге чараның максаты: Холокост фаҗигасенең тарихи фактлары белән таныштыру. Ленинградның 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январына кадәр камалышта калуы,анда яшәүчеләр өчен бу ин авыр 872 кон булуы хакында сойләде.