Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Мы внуки Тукая» «Без Тукай оныклары»

 

В 2026 году отмечается 140-летие со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. К этой знаменательной дате на свежем воздухе было организовано тематическое мероприятие «Мы внуки Тукая», в рамках которого дети читали стихи и исполняли песни, посвящённые творчеству поэта. Библиотекарь провела увлекательный рассказ о жизни и творческом пути Тукая, познакомив юных участников с его биографией и значимыми произведениями, такими как поэма «Шурале», баллада «Водяная», стихотворения «Пара лошадей» и «Родной язык». В ходе встречи дети с интересом слушали о нелёгкой судьбе поэта, его ранних потерях и испытаниях, а также о богатом литературном наследии, которое он оставил за свою недолгую жизнь. Особое внимание было уделено значению творчества Тукая для татарской культуры и его роли в формировании национального самосознания.

 

2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Әлеге истәлекле көнгә балалар белән, саф һавада «Без Тукай оныклары» дигән тематик чара оештырылды, аның кысаларында балалар шагыйрь иҗатына багышланган шигырьләр укыдылар һәм җырлар башкардылар. Китапханәче Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, катнашучыларны аның биографиясе һәм «Шүрәле» поэмасы, «Су анасы» балладасы, «Пар ат» һәм «Туган тел» шигырьләре белән таныштырды. Очрашу барышында балалар шагыйрьнең авыр язмышы, кыска гомере һәм сынаулары, шулай ук  калдырган бай әдәби мирасы турында кызыксынып тыңладылар. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә.