Туембашская сельская библиотека - филиал № 46

“Тукайны бергәләп укыйбыз!"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” проекты кысаларында,Туембаш авылы китапханәсе китап укучылар белән эшен дәвам итә. Атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Бу атнада шагыйрьнең “Шагыйрь” шигырен Габдулхакова Фәния апа укыды.