Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Новости

«Куркынычсыз рунет атналыгы 2023»

8 февраль көнне “Куркынычсыз Рунет атналыгы 2023 “ көне уңаеннан Чишмәбаш авылы китапханәсендә 3 сыйныф укучылары белән “Куркынычсыз рунет “ дигән танып белү сәгате үткәрелде.

“Холокост корбаннары”.

26 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Холокост корбаннары” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.

“Ленинград.Блокада .Батырлык”

25 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән “Ленинград.Блокада.Батырлык” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.

“Блокада ипие”акциясе.

25 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе клуб хезмәткәрләре һәм яшьләр белән берлектә “Блокада ипие” акциясенә кушылдык.

“Бөртекләп матурлык җыючы”.

20 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә , Тылсымлы куллар һәм Картая мени соң йөрәк түгәрәгенә йөрүче кызлар белән берлектә , сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Зәкиев Рәиснең үз куллары белән тырышып төзегән “Бөртекләп матурлык җыючы”дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсенә күзәтү ясадык.

“Татлы балачак”.

18 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Татлы балачак” төркеменә йөрүче балалар белән олевье (кышкы салат) ясарга өйрәндек.

“Газизләрдән газиз туган телем”.

12 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасында "Газизләр газиз туган телем" дигән темада тематик сәгать үткәрде.

Выставка “Оформление выставка татарских газет и журналов, поделок, рассказывающих о культурном наследии народов Татарстана”.

11 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә "Татар газеталары һәм журналлары күргәзмәсе, Татарстан халыкларының мәдәни мирасы турында сөйләүче кул эшләре" дигән темада күргәзмә төзелде

“Театр яктылыкка , нурга илтә”.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Вера Минкина, Хәлил һәм Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул

Каникуллар дәвам итә.

Кышкы каникул көннәрендә Чишмәбаш авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырылды.

"Күңелле ял итәбез"

3 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә каникулны дәвам итеп төрле күңелле уеннар уйнадык , рәсемнәр ясадык.

"Яңа елда тылсымлы уеннар"

2 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе каникулдагы балалар өчен “Яңа елда тылсымлы уеннар” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде.

"Яңа ел лотереясы"

1 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы клубы белән берлектә Яңа ел лотереясы уйнатылды.

"Кил син безгә Яңа ел!""

30 декабрь көнне Чишмәбаш авылы клубында “Кил син безгә Яңа ел!” дигән яңа ел кичәсе булды.

“Яңа ел маҗаралары”.

29 декабрь көнне Чишмәбаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары белән әзерләнгән “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән әкият – тамаша үткәрелде.