"Дәүләт символлары"
Әңгәмә.
Әңгәмә.
Викторина.
Әңгәмә.
Экскурсия
Конкурс уздырдым.
"Музейга сәяхәт"китап күргәзмәсе.
"Китапханә төне-2017"
"Тукай әкиятләренә сәяхәт"кичә.
"Кошлар-канатлы дусларыбыз"викторина уздырдым.
"Аулак өй"уздырдык.
Халыкара наркобизнеска каршы көрәш көненә укучыларгаәңгәмә уздырдым.
21.02.Туган тел көненә китапханәдә укучылар белән "Туган телем-иркә гөлем"-дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдым,күргәзмәдәге китапларга әңгәмә уздырдым.Катнашты 9 укучы.
Әфганстанда батырларча һаләк булган авылдашыбыз Р.Ваккасовның каберенә дога кылып,венок куйдылар.Әфганчыларга сүз бирелде,соңыннан Әфганчылар белән китапханәдә чәй өстәле артында очрашу булды.Алар укучыларга үзләренең күргән газаплары турында сөйләделәр,сорауларга җавап бирделәр,катнашты 6 кеше,6 укучы.
Чуллы башлангыч мәктәбе укучылары белән Муса Җәлилне искә алу көненә презентация карадык.Әсәрләре,китаплары белән таныштырдым.Катнашты 5 укучы.
4.09.16.Татарстан командасы проекты буенча"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"-дигән исем астында укучылар белән спорт мәйданчыгында төрле спорт ярышлары уздырдым.Йөгерү,турникта тартылу,туп ату ярышларында катнаштылар.
3.09.16.Терроризмга каршы көрәш көненә китапханәдә "Без терроризмга каршы"-дигән күргәзмә . Эксримизм һәм терроризм очраклары кызганычка каршы әледән-әле булып тора.Нәрсә ул экстримизм һәм терроризм аның белән ничек көрәшергә әңгәмә уздырдым һәм презентациякүрсәттем.
30.08.16.Татарстан командасы проекты буенча китапханәдә "Туган җирем -Татарстан"-дигән күргәзмә,әңгәмә уздырдым.Укучыларны Казанның истәлекле урыннары белән таныштырдым.Шулай ук укучылар белән "Син Казанны беләсеңме?"-дигән викторина уздырдым.Укучылар Казан турында бик күп сорауларга,кроссвордларга җавап бирделәр.
27 август кино көненә карата башлангыч сыйныфлар белән мультфильм карадык.
1 июнь көнне башлангыч сыйныфлар белән халыкара балаларны яклау көненә "Күңелле стартлар"-дип исемләнгән конкурс уздырдык.Укучылар төрле ярышларда катнаштылар.
12 апрель көнне китапханәдә "Гасырлар аша Тукай атлый"-дигән темага викторина уздырдым.Анда Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган сораулар бирелде.Катнашты 1-6 сыйныфлар,6 укучы.