Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

волейбол турниры

25 апрель көнне 40 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, Сәрдекбаш урта мәктәбендә 22 ел директор вазыйфаларын башкарган ветеран укытучы Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә волейбол турниры булып узды.Турнирда барлыгы 9 команда көч сынашты.
1 урынны Сәрдекбаш мәктәбе, 2 урынны Мәмәшир мәктәбе,3 урынны-Починок Сутер мәктәбе, 4 нче урынны Яниль мәктәбе кызлары алды. Барлык командалар да бик көчле иде,бик матур уен күрсәттеләр. Аларның барысына да алга таба зур уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз!
Әлеге турнир быел инде 13 нче тапкыр уздырылды.Яшь буында патриотик хисләр,сәламәт яшәү һәм гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүдә мондый чаралар зур ярдәм булып торалар.

 

25 апреля в 13-й раз прошёл волейбольный турнир памяти ветерана-учителя Набиева Музакира Абдулловича, который посвятил 40 лет работе в сфере образования и 22 года был директором Сардекбашской средней школы. В соревнованиях приняли участие 9 команд. Первое место заняла команда Сардекбашской школы, второе — Мамаширской, третье — Починок Сутер, четвёртое — Янильской. Все команды продемонстрировали высокий уровень подготовки и хорошую игру. Желаем им дальнейших успехов и здоровья! Такие мероприятия помогают воспитывать у молодёжи патриотизм, здоровый образ жизни и семейные ценности.