“Хезмәт төбе хөрмәт”
27 март көнне Пычак авыл китапханәчесе кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген раслау, төрле һөнәрләргә карата кызыксыну,һөнәр ияләренә ихтирамлылык,хезмәткә омтылыш тәрбияләү,укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан “Хезмәт төбе хөрмәт” дигән тематик кичә үткәрде.Төрле һөнәрләргә карата аңлатма бирелде. Нәрсә ул профессия?дигән сорауга фикер алыштык.
-Билгеле, хәзерлек,белем кирәк булган,кешегә яшәү өчен кирәк булган эш,хезмәт.
-Һөнәр белән профессия арасында нинди аерма бар?
-Профессия алу өчен уку кирәк.Ә һөнәрләрнең кайберләрен укымыйча да өйрәнеп була.Әти-әниләрдән,әби-бабайлардан һ.б.Үз-үзеңә бәя кую.Һ.б.
“Кем нәрсә эшли?” “Ялгышны төзәт” ”Кем шулай әйтә?” “Мин башлыйм, син дәвам ит!” дигән уеннар аша төрле һөнәр ияләре турында күп нәрсәләр белделәр.
Кичәдә яшьләр һәм яшүсмерләр 12 кеше катнашты.