"Табигать ул- тиңсез хәзинә"
Максат: Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек ияләре: агач, куак, үләннәр , җәнлек һәм кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү.Табигатьтә бар нәрсә дә бәйләнештә торганын үзләштерү, урманның кешегә китергән файдасы турында аңлату.
Лагерьга йөрүче балалар белән "Табигать ул- тиңсез хәзинә" дигән уен- дәрес үткәрелде. Табигатькэ багышланган табышмаклар, шигырьләр, хикәяләр аша балалар белән сихри урманга сәяхәт кылдык. Урманда үсүче агачлар,яшәүче җәнлекләр, анда үсүче дару үләннәрен балалар бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.тулы, төпле фикерләре белән уртаклаштылар . Ике командага бүленеп кызыклы уеннар уйнатылды, конкурслар үткәрелде. "Дуслык "командасы җиңүче булды. 13 бала 6-10 яшь.