"Безнең кара дошманыбыз тәмәке һәм аракы"
22март “Күңелле балачак “ клубына йөрүче балалар белән : “Безнең кара дошманнарыбыз тәмәке һәм аракы” дигән әңгәмә үткәрелде.
Максат: балаларда тәмәке һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру. Сәламәтлек өчен иң куркыныч әйбернең- аракы һәм тәмәке булуын аңлату.
Беренче итеп кеше белән ничек исәнләшергә өйрәтү. Исәнләшү сүзе ул- мин сине күрәм һәм сиңа яхшылык, сәламәтлек телимне аңлата
Уен:”ИСӘНЛӘШҮ “
Балалар бүлмә буйлап атлап йөриләр. А.Б кул чапкач, парлашалар һәм мин ничек кушам шулай исәнләшәсе. Икенче тапкыр исәнләшкәндә икенче бала белән исәнләшү.
-мөселманча;
-тезләр белән;
-солдатлар кебек
2.Дуслыкка ниләр керә?Мэсәлән :шырпы- ул безнең дуста, дошман да.
3.Тәмәке турында әкият сөйләдем. Шушы әкият буенча фикер алыштык.
7 бала катнашты.