"Ак халатлы шәфкать ияләре"
Дөньяда кирәкле һәм мактаулы һөнәрләр бик күп.Ләкин кешене тормышта бар итә торганы ике генә. Аның беренчесе укытучы булса,икенчесе-табиб.
Пычак авыл китапханәчесе кешеләрнең сәламәтлеген саклауда намуслы хезмәт куйган һәм хәзерге көндә дә хезмәт куючы шәхесләребез белән матур очрашу булды. Чын мәгънәсендә алар хөрмәткә лаек. Үз эшләрен яратып , җиренә җиткереп, үзләренә авырлык китереп булса да көн дими , төн дими кеше сәламәтлеген кайгыртып ,кырык эшен кырык якка ташлап, кешеләргә ярдәм кулы сузучыларыбыз, эшләрен намус белән башкаручы- изге фәрештәләребез ,Алар. «Врач профессиясе-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны,күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә»дип язган Чеховта.Бу сүзләр бик туры киләбезнең шәфкать туташларына. Алар шикелле ягымлы,эшчән,тырыш,үрнәк булырдай шәфкать туташларының күбрәк булуын теләр идем.Алар әдәпле, кешелекле,үз эшләренең осталары.Иң мөһиме-алар кешеләрне ярата. Алар һәрвакыт авырулары янына ярдәмгә ашыга.Үз эшләренә тулысы белән бирелгән кешеләр генә шулай эшли ала.Авыртмыйча ,кешеләрне сөендереп озын-озак яшәргә язын сезгә!
“Ак халатлы шәфкать ияләре!”
Ак халатлы шәфкатъ туташлары ,
Рәхмәт сезгә барысы өчен дә .
Рәхмәтләрдән тулган күңел җылылары ,
Саклап барыр әле сезне изге эшегездә. 50 тамашачы, 14 катнашучы