“Ана тормыш көзгесе ”
3 март- Пычак авыл китапханәсендә балаларда аналарга карата хөрмәт, ярату хисе, миһербанлык тәрбияләү максатыннан Әмирхан Еникинең 110 еллыгы уңаеннан “Ана тормыш көзгесе ” дигән әдәби дәрес үткәрелде һәм китап күргәзмәсе эшләнде.Халыкның рухын – фикерен, моңын, уйларын, хыял омтылышларын заман укучысына һәм киләчәк буыннарга барып житәрдәй итеп сурәтләү сәләтенә ия булган талантлы художниклар турында сүз чыкканда, шуларның берсе итеп Әмирхан Еники исемен телгә аласы килә.
Әмирхан Еники – беренче чиратта һәм иң элек күп гасырлык бай тарихы булган татар әдәбиятының үз туфрагында житешкән, үз традицияләрендә үскән талант иясе. “..Аның хикәяләре матур мәрҗәннәрне хәтерләтә. Иң беренче хикәянең темасын билгеләп үттек , ягъни без “Әсәр нәрсә турында?” дигән сорауга җавап эзләдек “Матурлык” хикәясендә Ә. Еники кеше күңеленең матурлыгын күрсәтеп бирә. Бу әсәрдәге төп тема . Ә әсәрнең идеясе: әдип кеше күңеленнән дә матур әйбер юк икәнен күрсәтеп бирә. Матурлык ул тышкы кыяфәт матурлыгы гына түгел. Кеше картая, үзгәрә, ә менә кеше күңеленең матурлыгы мәңге сакланып кала.
Балалар белән без “Ана белән баланың мәхәббәте ,гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы” турында фикер алыштык. Әниләр кагылышлы әйтештек. 12 бала катнашты 7-14 яшь
Сиңа атап язган җырым гына
Аңлата алмас минем сөюне.
Назлы җил дә, матур кояшкай да
Алыштырмас газиз әнине.
Йөрәгеннән өзеп миңа биргән
Яшәү тәмен, яшәү шатлыгын.
Гомерем буе онытмамын җирдә
Шундый даһи, бөек зат барын