“Театр – тормыш көзгесе”
Татар театры тарихы белән танышып,үз халкының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү, ,эстетик зәвык тәрбияли максатыннан 27 февраль көнне Пычак авыл китапханәчесе 2019 ел –Россиядә Театр елыуңаеннан “Театр – тормыш көзгесе” дигән әдәби муз.кичә үткәрде.Бу кичә Алия Гатауллина башкаруында“Сәхнәдә ” дигән матур җыр белән ачылып китте.Иң кечкенә нәни артистларыбыз Хәбир Ибраһимовның”Төпчек малай маҗаралары” дигән әкиятләре аша театрдагы матурлыкны, нәфислекне тоя белүләре аша сәнгать дөньясына алып кереп киттеләр.һәм шулай февраль аенда туган юбиляр язучыларыбыз Шәриф Камалның “Ут ” драмасыннан өзекне, Роза Хафизованың “Бурыч ” хикәясен, Фәнзаман Батталның “Әҗәт әҗәлгә илтә “дигән юмористик хикәясен ,Нияз Акмалның
“Кадер” шигырләрен, Данил Салиховның “Кызлар капкыныннан” өзекләрне халык бик җылы кабул итте. -“Театр милләтнең йөзек кашы” дигән презетация күрсәтелде.
“Театр дигән серле дөнья сүнми торган йолдыз”дигән китап күргәзмәсендә 1.”Борынгы театр иленә сәяхәт”
2”Кояш чыкса- табигать уяна
Китап укысаң- күңел агара “ дигән бүлекләр эшләнеп борынгы һәм хәзерге язучыларыбызның театр турында язылган китаплары куелды. Кичәдә 20 катнашты .60 тамашачы