“Татар фольклорының байлыгы”
13 февраль-Балаларны татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен таныштыру, аларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам тәрбияләү максатыннан “Татар фольклорының байлыгы”дигән китап һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә эшләнде.Халкыбыз элек-электән чиккән, тукыган сөлгеләре, эскәтерләре, тастымаллары, белән дан казанган. Татар халкының милли хәзинәләре – киемнәре, читек-калфаклары, яулыклары һәм түбәтәйләре турында сөйләп үттем.Татар халкының калфак һәм кәләпүшләре генә дә ни тора! Калфак – татар кызының иң нәфис, матур баш киеме. Аларны бәрхетләрдән алтын-көмеш нәфис җепләр, энҗе-мәрҗән, сәйләннәр белән чиккәннәр. Кызыл башлы сөлгеләре, милли киемнәре – һәммәсе дә халкыбыз хәзинәләре. Менэ шуларны матур итеп балаларга аңлатып, күрсэтеп күргәзмәдәге хәзинәләр белән танышып матур әкиятләр укыдык,Фольклор турында аңлатма биреп үттем. Буыннар чылбырын саклап калганда гына милл әтебезнең киләчәге матур һәм ышанычлы булачак. 9 бала катнашты .5-14 яшь