Псякская сельская библиотека - филиал № 32

Без табигать дуслары.

 

21 июнь көнне  балаларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш , экологик культура тәрбияләү  максатыннан Пычак авыл клубында “Без табигать  дуслары ” дигән КВН үткәрелде.”Урманда үзеңне ничек тотасың”, “Табышмак әйтәм”, “Җәнлекләр белән танышу”

,”Күлгә төкермә суын эчәрсең”  һәм башка бәйгеләрдә балалар  көч сынаштылар.Үзләренең матур , төпле фикерләре белән аралаштылар.  Китаплардан табигатькә кагылышлы  өзекләр укылды..Соңыннан  урамда күңелле уеннар белән дәвам иттек.12 бала катнашты.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр