Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Тукайны яратабыз"

Пычак авыл китапханәсендә  ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БӨЕК язучысы   Габдулла Тукайның ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН  6 сыйныф укучылары белән ӘДӘБИ КИЧӘ ҮТКӘРЕЛДЕ.Беренче  өлештә“Тукай безнең күңелләрдә” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп  язучыбыз китаплары белән танышып китаплары укылды. Икенче өлештә тормышына , иҗатына багышланган ”Гомерендә халкы язмышы-җырларында халкы моңнары ” дигән эчтәлекле презентация карап үттек.Өченче  өлештә “Тукайны яратабыз ” дигән уен- викторинада  балалар “Былтыр ” һәм “Су анасы” командалары бүленеп  “Исемдә калганнар  истә калганмы?”,”Табышмак аша Тукайны таныйбыз”, “Тукай –балалар шагыйре” ,”Тукай күңелләрдә”, “Игътибарлымы сез?”, “Сүз ясау ярышы”, “Иң матуры кем сөйли?”, һәм Тукай  әкиятләрен уку буенча көч сынаштылар. Балалар үзләренең  тирән белемнәрен, әдәбиятыбызга булган мәхәббәтләрен әлеге уен- викторинада  тулы җаваплар аша расладылар. Аз гына өстенлек белән “Былтыр ” командасы җиңү яулады. Балалар шатланып, шау-гөр килеп өйләренә  таралыштылар.13 кеше катнашты.