Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Китаплы гаилә -бәхетле гаилә"

21 апрель “Библиосумерки” көне уңаеннан “Китаплы гаилә- бәхетле гаилә” дигән уен- кичә үткәрелде.  Максаты : Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, китапханәгә якынайту.Әти-әниләре белән берлектә матур әдәбиятка тарту. Кичәбезгә өч гаилә:Кашапова Руфия, Кашапова Голназ, Сабиров Айратлар  чакырылды. Кичәбез гаилә белән китап укуга багышланды.Китап- кеше тормышында зур әһәмияткә ия.Матур әдәбиятка  караш ,кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки бала иң беренче әкиятләрне әти-әни авызыннан ишетә. Безнең әти-әниләребездә үзләренең белемнәрен  дә “Мин сезгә китап исемен атыйм, сез авторын әйтегез?”, “Кем күбрәк китап турында шигырьләр белә?”, “Бу кайсы әсәрдән алынган өзек?”,”Бу кем әйбере?”, “Сорау минән ,җавап сездән?”, “Мәкальләр әйтешү” бәйгеләрендә  белемнәрен сынадылар. Балаларга китапны саклау кагыйдәләре аңлатылды.8 кеше катншты