"Кошлар - безнең дуслар"
1 апрель – кошлар көне уңаеннан ,балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү; фикер йөртү сәләтен үстерү; кошларга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү максатыннан ”Кошлар – безнең дуслар “ дигән викторина үткәрелде.Балалар “Аккошлар” һәм ”Бөркетләр” командаларына бүленеп , үзләренең көчләрен «Син кошларны таныйсыңмы?», «Синдә нәрсә?», «Кошлар сыйлыйм», «Килегез, кошкайлар», шигырьләр; мәкаль hәм сынамышлар; кошлар тавышы танып белү конкурсларында сынадылар . “Кошлар -канатлы дуслар” дигән китап күргәзмәсе белән танышып кошлар турында шигырь-хикәяләр укылды.Тәмле торт һәм кайнар чәй белән сыйландык.11 бала ,4- 12 яшь.