"Аулак өй"
Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту;
Укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү ,гореф –гадәтләр аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан җиденче сыйныф укучылары белән “Аулак өй ” күренеше сәхнәләштерде.
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм
йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар
яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат
авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка
да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр.Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Бездә әби- бабаларыбыздан калган йола , уен, бәйрәмнәребездән “Йөзек салыш”,”Тотып ал”, Капкалы ”, “Назалы”, “Борылдырышлы “ уен- җырларын җырлап хатирәләр яңарттык .Халык рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына юл куймаска тиешбез.
Балаларга аны күрсәтеп, йола –уеннарыбызны югалтмаска иде. 25 кеше. 13 бала.