Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Җырым белән җиңдем дошманны"

 Пычак урта мәктәбендә  булып 1-4 сыйныф укучыларына  Муса Җәлил турындагы белемнәрен ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау, шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту максатыннан  “Җырым белән җиңдем дошманны “  дигән презентация  белән таныштырды.  Тоткынлык газапларын кичергән, батырлыгы дөньяны таң калдырган шагыйрь  иҗатына , тормышына багышланган  викторина үткәрелде. Балалар үзләренең белемнәрен  “Умырзая ”,һәм “Кыңгырау ” командаларына бүленеп сынадылар.Викторина 6 бәйгедән торды: “Син беләсеңме?”,”Бакчачы “шигыренә рәсем бәйгесе”, “Капитаннанр  бәйгесе”,”Ромашка” уены,”Иң оста шигырь сөйләүче бәйгеләрендә” сыналып, аз гына өстенлек белән Кыңгырау ” командасы җиңеп чыкты. Китаплары белән таныштырылды.Кичә бик күңелле үтте. 23 кеше (18 бала) катнашты.