Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Без яшь разведчиклар"

2 февраль  Пычак авыл китапханәчесе Фирдәүсә Галимова армия , Ватанны саклаучылар турында күзаллауны киңәйтү; балаларны җитез, чыдам, кыю, тапкыр булырга өйрәтү; төз ыргыту, шуышу, сикерү, җиңелчә йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту , китапны яратырга өйрәтү максатыннан Пычак урта мәтәбендә булып , 5,6 сыйныф укучылары белән  “Без яшь  разведчиклар” дигән уен- дәрес үткәрде. Беренче  бүлекне  “Разведчиклар”, һәм “Партизаннар ” командасына бүленеп “Разведчиклар атлый” дигән уенны марш астында  башлап җибәрдек.Балалар  уеннарда  дошманнарга сиздермичә   үзләренә куелган бурычны  үтәргә тиешләр иде..Балалар чыдамлылыкларын “Шуышу”,”Сазлык” уеннарында, җитезлекләрен ,”Каршылыкларны үтеп ярышу”, “Кем тизрәк җыелыр” уенында, тәвәкәллекләрен  “Флаг белән күнегүләр” дә , белемнәрен китап укуда сынадылар. Китапны сазлык аша чыгып авырлык белән  яшерелгән урыннан табып алып кайту бурычы куелды. Һәрбер бала  үзенә ошаган китапны алып кире исән-имин  алып кайтты..Балаларга уен башында “Разведчиклар ” нинди булырга тиеш дигән сорау бирелгән иде. Уен ахырында балалар үзләренең төпле фикерләрен белдерделәр. Безнең уеныбыз “Катюша ” дигән җыр белән тәмамланды.

Икенче өлеш: “Фронтовик язучылар сугыш турында” .      Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  дошманга каршы күтәрелделәр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул иттеләр һәм шуны иҗатларында чагылдырдылар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар  китерү, җир йөзеннән аны юк итү” - дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.Ш.камалның сүләрен дәвам  итеп мин балаларга  сугышта татар язучыларының зур югалтулары турында балаларга сөйләп  үттем.  Гарипова Фирүзә “Клятва разведчиков ” дигән хикәяне укып дәвам итте. Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар повестеннән өзек”,Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” әсәреннән өзек, Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай” хикәясе ,Зәки Нуриның “Разведчиклар шигере,Юнысов  Ә.Ю. “Солдат хәтере”Фашист белән күзгә- күз”, Александр Капустин”Соленая роса” дигән китабыннан өзекләр балалар кызыксынып укыдылар. Төрле елларда язылган әсәрләрдә без сугышның төрле якларын  укып белдек. Укучыларга! Фашизм салган канлы юлны онытмаска ! Бу юлда сезнең  бабагыз, туганыгыз  адәм түзә алмаслык авырлыклар аша үткәннәр, бик яшь килеш сезнең  бәхетле киләчәгегез  өчен башын салган, чит-ят җирләрдә аның кабере калган. Фронтовик язучыларыбыз язып калдырган бу китаплар сезнең бабагыз, туганыгыз  турында. Әсәрләрне укыгыз һәм  уйланыгыз! Сез  алар белән горурланыгыз , аларның батырлыгын онытмагыз! Шундый матур  теләкләр  белән дәресебезне тәмамладык. 16 бала катнашты.5-6 сыйныйф.