"Бер очрашу"
12 январь көнне китапханәдә Балалар язучысы , Абдулла Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Бер очрашу” дигән китап күргәзмәсе төзелеп әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларны язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштырдым. Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмәгән борылышларга hәм юморга бай шигъри әкиятләре тупланган “Канатлы куян”, “Сакчыл күркә”, “Рәхим итегез ” дигән китапларын укып фикер алыштык. 8бала катнашты 4-14 яшь