Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Булганыгыз өчен Рәхмәт"

5 октябрь көнне Пычак авыл клубында өлкәннәребезне хөрмәтләү максатыннан “Булганыгыз өчен мең Рәхмәт!”  дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә авылыбызда яшәүче , төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды.Клуб хезмәткәрләре  һәм Накыя Орлова, Голдания Ярмиева, Руфина Габделхаевалар үзләренең матур котлауларын, моңлы җырларын, биючеләребез дәртле биюләрен бүләк иттеләр.Бәйрәм чәй табыны янында тәмле пылау, кайнар  коймак, мул табын өстәлендә бик күңелле  дәвам ителде.  Өлкәннәребезне   ветераннар советы рәисе Гарафиев Зиатдин Загриевич, үзенең җылы котлауларын җиткерде. Өлкәннәребез бер- берсе белән аралашып, матур җырлар җырлап , күтәренке , шат  күңел белән таралыштылар. 47 кеше катнашты.