«Наши пернатые друзья»
1 апрель- Халыкара кошлар көне. Халыкара кошлар көнен уңаеннан балалар белән «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән экологик викторина үткәрелде. Чара барышында безнең канатлы дусларыбыз- кошлар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук кошларны ничек сакларга кирәклеге әйтелде. Балалар белән кошлар турында шигырьләр сөйләдек. Викторина сорауларнына җавап бирдек, кошларыбызга багышланган мәкальләрне искә төшердек. Әлеге чара презентация белән үрелеп барды.