Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Нәүрүз- яз бәйрәме"

23 март клуб каршында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә баларга Нәүрүз бәйрәменең асылын анлаттык,татар халкының милли уеннары "Очты, очты каргалар","Кәрия-Зәкәрия","Түбәтәй", спорт уеннары уйнатылды. Бәйрәм традициясе буенча карачкы яндырдык, килгән кунакларны һәм уенда катнашучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладык.