"Кем миллионер булырга тели"
Пычак авыл китапханәсендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан лагерьга йөрүче балалар өчен “Кем миллионер булырга тели? ” дигән әдәби кичә үткәрелде.Кичәдә 5 пар көч сынашты. Габдрахманова Зәлинә белән Мухаметова Сөмбелләр үзләренең төпле белемнәрен , осталыкларын күрсәтеп 460 очко җыеп җиңеп чыктылар.Соңыннан “Көмеш кыңгырау” гәҗите белән таныштырылды , күзәтү ясалды. Командалар кабат көмеш кыңгырау гәҗитендә басылып чыккан әкиятләрне кычкырып уку ярышында көч сынаштылар. Шаякберова Гүзәл һәм Азатлар командасы бер минутка 156 сүз укып беренче урынны яуладылар. Ярышлар соңында күңелле уеннар уйнатылды. Балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.22 кеше .()18 бала катнашты.6-11 яшь