"Наркотикка Юк дип әйт""
Балаларга өстәмә белем чыганаклары ярдәмендә актив танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларга тормышта дөрес юл табуга ярдәм итү максатыннан Пычак авылы клубында «Наркотикка юк дип әйт!»дигән телдән журнал үткәрелде.,
Журналыбызның 1 бите:
“Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен” дип аталды
Кеше...Ул һәрвакыт төрле каршалыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә
өйрәнә,сыный-сынала,сынау-сыналу чорында кеше,әлбәттә,тәҗрибә дә туплый,акылга да үсә, ныгый.
Тормыш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, кемдер җиңелә,кемдер онытыла,ә кемдер данга күмелә.
Кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк: тамак тук, өс-баш бөтен, көнкүреш уңайлыклары, син һәм сине ярата торган кеше, гаилә, дуслар, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәк., матур төс-баш, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел,әмма аларның кадерен белмәсәң, бәхетле булу өчен болар гына җитми. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кешелек дөньясы яралганнан бирле, кеше үзе генә бер дөнья гына булып яши алмый..Шуңа күрә икенче берәүләр белән аралаша белү, үз-үзеңә карата таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү дә кеше дигән сүзне зур хәрефләр белән язарга мөмкинлек бирә.
Әйе,кеше дөньяга төрле яклап сыналыр өчен яратылган. Кешелекле булу-иманлы булу дигән сүз ул. Мөлаемлылык, ярдәмчеллек, эчкерсезлек, саф йөрәклелек – шундый күркәм сыйфатлар әби-бабаларыбыздан мирас булып калган.
Журналыбызның икече бите:»Наркомания кешелек дошманы »
Хәзергесе көндә безнең өчен ят булган яман чирләр дә килеп керде. Наркомания- әнә шундый безне борчуга салган яман чирләрнең берсе Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Наркотик- яшьләрне, балаларыбызны әрәмтамак,гарип итә, җинаятькә, үз-үзләрен үтерүгә китерә. Бу бик куркыныч авыру,зур бәла.
Буш вакытны файдалы итеп үткәрү, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү өчен зур көч кую зарур. Ихтыярсыз кеше теләсә кемгә иярә, начар кешеләр кулындагы курчакка әверелә. Наркоманиянең нәрсәгә китерәчәген белүче кеше беркайчан да энәгә тотынмас. Яшьлек тә, гомер дә кешегә бер генә бирелә, аның кадерен белергә кирәк.
“Кешенең иң кадерле нәрсәсе - тормыш”. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: Үлгән вакытта бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - көрәшкә бирелде дип әйтерлек булсын дип язып калдырды бөек рус язучысы Н. Островский. Бу кичәдә балалар да үз фикерләре белән уртаклаштылар . Сорауларын бирделәр.Укытучылыры Низамиев Илдар абыйларының да төпле киңәшләре балаларның күңеленә үтеп кергәндер. Ф.Яруллинның ,”Ак үлем” ,“Тормыш кадере”һ.б.шигырьләр укылды.Китап күргәзмәсенә обзор ясалды .17 бала катнашты