"Тамчы шоу"
БалаларныҢ табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, хәзерге вакытта табигатьне саклау алдында торган проблемалар белән таныштыру; укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү МАКСАТЫННАН авылга кунакка кайткан, авылыбыз балалары белән берлектә экология елы уңаеннан “Тамчы шоу үткәрелде.” Уенда “Солнечные лучики” һәм “Облачко” командалары көч сынашты. Балалар 1 турда табигатькә кагылышлы сорауларга җавап бирсәләр, икенче турда “Кроссворд” чиштеләр. 3 турда “Пищевые цепочки на лугу” уенында карточкаларга язылган үсемлекләрне, хайваннарны дөрес итеп урнаштыру булса, 4 тур “Экология и сказки” уенында балалар укылган әкияттән экологик мизгелләрне танып белделәр. 5 тур “Разминки ”уены белән тәмамланды. Бер баллга өстенлек белән “Солнечные лучики ”командасы җиңеп чыкты.Балалар үз куллары белән 4 бөртек чыршы орлыгын утырттылар.Соңыннан барыбыз бергә җыелып чәй эчү оештырылды.12 бала катнашты.4-13 яшь