"Китаплар иленә сәяхәт"
12 май Арпаяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар белән экология елы уңаеннан “Китаплар иленэ сәяхәт ” дигән балалар иртәсе үткәрде. Балаларга табышмаклар әйтеп җавабын тапкач, бакча буйлап сәяхәт иттек. Чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бакчадагы үскән чәчәк турында шигырьләр укылып ,куллар белән чәчәкләрнең формаларын ясадык. Балалар белән яңа кайткан “Яз кайда кышлый” “Телсез сәгать” , һ. б. китапларны кычкырып уку оештырылды. “Балаларга җырлы-уеннар” дигән китаптан уеннар уйнатылды. 5 бала, тәрбияче Ильмира Альбертовна катншты.