Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Табигать -туган йортыбыз"

        Пычак авыл китапханәчесе Галимова Фирдәүсә Экология елы уңаеннан   Пычак урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары белән  балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру; Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, табигать кочагында үзен дөрес тоту, җирне, суны пычратмау, яшеллекне саклау һәм тәрбияләү максатыннан “Табигать   - туган йортыбыз” дигән дәрес үткәрде. Дәрестә балаларга  кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн, сәгать, минут та яши алмый. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк шәфкатьле булырга тиешлеге аңлатылды.  “Табигат сукмагы буйлап ” дигән презентация күрсәтелде.Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез бергәләп табигать сагына басыйк!22бала катнашты.