"Спорт- сәламәтлек нигезе"
Спортлы Татарстан акциясе кысаларында Пычак авыл китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан “Спорт –сәламәтлек нигезе ” дигән әңгәмә һәм 5-8 сыйныф укучылары белән волейбол ярышын Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә үткәрде. Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен нишләргә? Спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк.