"Наркоманиягә Юк дип әйт!"
Пычак авыл китапханәчесе 20 апрель көнне укучылар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып бару, наркотиклрга карата нәфрәт хисе уяту; укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү максатыннан 7нче сыйныф укычылары белән “Наркоманиягә Юк дип әйт”, “Яшәү бер генә бирелә “ дигән класс сәгате үткәрде. ! “Саулык – зур байлык” диләр . Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрүм , наркоманның ни дәрәҗәдә куркыныч икәне аңлатылды. Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып үсегез дигән киңәшләребез сезгә юл күрсәтеп торсын!Наркоманиягә беркайчанда,беркайда да урын булмасын! 7 бала катнашты