"Весенняя неделя добра"
“Добровольцы пожилым” акциясе кысаларнында тыл ветераннарыбызның хәлен белү , укучыларда ветераннарга хөрмәт тәрбияләү максатыннан тыл ветераны Хазиева Кәүсәрия апаның өендә булдык . Кәүсәрия апа сөенеп каршы алды ,үзенең тормыш юлы белән уртаклашты , авыр вакытларны искә төшерде.Балалар кызыксынып үзләренең сорауларын бирделәр , шигырьләрен сөйләделәр.