"Йолдыз Шәрәповага 55 яшь"
ПЫЧАК АВЫЛЫ КИТАПХАНӘЧЕСЕ Галимова Фирдәүсә китап укучы балаларның игътибарын шагыйрә Йолдыз Шәрәпова иҗатында урын алган кайбер темаларга юнәлтү максатыннан “Маҗаралы чемодан “дигән квест- уен үткәрде. “Сезгә әйтер сүзем бар ” видео язмасыннан Йолдыз апаның үз тавышы белән тормыш юлын , иҗатын тыңлап үттек.,презентация карадык. Һәм шулай ук “Сәяхәтче Йолдыз” дигән китап күргәзмәзе эшләнеп күзәтү ясалды. Балалар “Аппак белән Шапшак”, “Зоопарк әлифбасы”, “Сәяхәтче чемодан” китабыннан “Табигать һәм Кешенең” аңа мөнәсәбәте, кешелек һәм Галәм турында шигырьләргә тукталып кычкырып , яратып, сәнгатьле итеп уку оештырылды. Йолдыз апаның шигырьләрендә тирә- юньдәге матурлыкка гына түгел җиребезне ямьсезләгән, табигатьне агулаган күренешләр дә чагыла. Чүплеккә әйләнгән чишмә, инеш буйлары, саегып сазлыкка әйләнгән балыксыз елгалар, чүп үләне басып киткән авыл урамнары, шәһәрдә йорт ишегаллары – барысы да кәефне төшерә, йөрәкне әрнетә торган ямьсез күренешләр дә чагылыш таба аның шигырьләрендә. Йолдыз апа безгә шигырьләре аша бу хәлләргә битараф булмаска өйрәтә. 7 бала катнашты .7-12 яшь