Псякская сельская библиотека - филиал № 32

Викторина -уен

Пычак авылы китапханәчесе Галимова Фирдәүсә  укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларны ничек кайгыртырга,кошларны аера белү сәләтен үстерү,кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә өндәү максатыннан "Канатлы дусларыбыз " дигән КВН ны Пычак урта мәктәбенең 1-4 сыйныйф укучылары белән үткәрде.
--  Балалар  "Сыерчык "һәм "Карлыгач" командаларына бүленеп ,"Кышлаучы һәм күчмә кошларны" аера белү, Кош исемнәренә кроссворд ,"Кем артык", "К " хәрефенә башланган кошлар исемнәре,"Кем күбрәк" ,шигырь язу һ.б уеннарда  үзләренең осталыкларын, тулы белемнәрен күрсәттеләр.Балаларга "Кошлар - табигать дуслары " дигән презентация күрсәтелде һәм китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Яз  балаларга ямьле , җылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып килгәнен аңлап күтәренке кәеф белән таралыштылар. Чәчәкле язны яраткан кебек , канатлы дусларыбызны- кошларны да яратыгыз