23 февраль
Пычак авыл клубында китапханәче халкыбызның яраткан, җыр -моң сөючеләр өчен " Җырлыйк әле " тапшыруы үткәрелде. Тапшыруга үзләренең җыр- моңнары белән сәхнәләребезне биләгән җырчыларыбыз Ягудин Фидаил, Шайдуллин Рафис, Вәлиуллин Илнур һәм Рамил Хасановлар чакырылды. һәр уенчыда "Тыңла әле," "Уйла-уйла бу сүзләр кайсы җырдан", "Парлы мизгел", "Йолдызлы мизгел "бәйгеләрендә дә бик матур уен күрсәтеп , халкыбызның онытылып барган халык җырларын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп кабаттан халкыбызга җиткерделәр . Халык рәхәтләнеп җырлап , күңелле итеп ял итте. Халкыбыз белән татар фолькларыннан җырлы –уеннарын уйнай искә төшердек.